В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 33 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 4370 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 501 юл эшчесе һәм 467 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 143 катнаш юл машинасы, 8 кар төягеч, 104 трактор щеткасы, 15 грейдер, 60 фронталь төягеч, 46 «Барсик» мини-төягече, 83 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 33 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 425 юл эшчесе һәм 237 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Адоратский, Айдаров, Базар, Бауман, Большая, Петр Витер, Кол Гали, Даурия, Дементьев, Карбышев, Кочетов тыкрыгы, Лена, Мамадыш тракты, Мариуполь, Мусин, Яңа Азино, Островский, Петербург, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Халезов, Халтурин һ.б.