Бүген көндез җыештырырга 563 юл эшчесе чыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 563 юл эшчесе һәм 391 берәмлек махсус техника, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 69 трактор щеткасы, 122 үзбушаткыч, 75 фронталь төягеч, 36 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар 2 нче Азино, Адамюк, Айвазовский, Айдаров, Әмирхан, Бассейн, Батурин, Бирюзовая, Бутлеров, Васильченко, Витер, Восстание, Гагарин, Гарифьянов, Гыйззәт, Глушко, Голубятников, Гудованцев, Девятаев, Декабристлар, Дзержинский, Достоевский, Зорге, Ильич, Комаров, Красиков, Кремль, Курчатов, Ленинград, Мәүлетов, Магистраль, Мәрҗани, Маяковский, Ново-Песочная, Нужин, Павлов, Подлужная, Правда, Пушкин, Сәетгалиев, Саммер, Сафиуллин, Сафьян, Соловки юнгалары, Спартак, Сыртланова, Театр, Толстой, Тулпар, Фәтхуллин, Химиклар, Чернышевский, Чехов, Чистай урамнары участокларынан, Ибраһимов һәм Җиңү проспектларыннан, Вокзал мәйданыннан, Себер трактыннан, Киров дамбасыннан, 33 нче Хәрби шәһәрчек, Грабарский, Первомайский, Старые Горки поселокларыннан, шулай ук урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 17 мең 125 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 832 мең 58 тонна, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Юлларда тәүлеккә 8 тонна реагент һәм 61 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар KZN.RU порталында урнаштырылган. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.