В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 437 махсус техника берәмлеге катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 4 мең 662 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 307 юл хезмәте эшчесе һәм 437 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 89 катнаш юл машинасы, 66 "Бошунг, 7 кар төягеч, 85 щеткалы трактор, 10 грейдер, 56 фронталь төягеч, 31 "Барсик", 87 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 15 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 573 юл хезмәте эшчесе һәм 267 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 773,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.