Көндез Казан урамнарын кардан чистартуга 258 юл эшчесе һәм 227 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 6555 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 203 юл эшчесе һәм 554 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 162 катнаш юл машинасы, 116 трактор щеткасы, 146 үзбушаткыч, 60 фронталь төягеч һәм 33 "Барсик" мини-төягече, 14 грейдер, 11 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 604 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 165 тонна реагент һәм 439 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 258 юл эшчесе һәм 227 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: 8 Март, Адоратский, Әмәт, Бауман, Таҗи Гыйззәт, Губкин, Дубравная, Жуковский, Журналистлар, Заречная, Ф.Кәрим, Копылов, Короленко, Космонавтлар, Ленинград, Ломжа, Максимов, Меридиан, Павлов, Родина, Спартак, Тихомирнов, С.Хәким, Чишмәле, шулай ук “Салават күпере” торак комплексында.