В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә 1152 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2,9 мең тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 484 юл эшчесе һәм 528 махсус техника, шул исәптән 164 катнаш юл машинасы, 7 кар төягеч, 144 трактор щеткасы, 14 грейдер, 71 фронталь төягеч, 40 «Барсик» кече кар төягече, 80 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1152 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 265 тонна реагент һәм 887 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 263 юл эшчесе һәм 264 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 25 октябрь, Аграр, Батурин, Бауман, Болотников, Большая Красная, Восстание, Восход, Габишев, Гагарин, Кол Гали, Гафури, Гладилов, Декабристлар, Достоевский, Дружба, Дубравная, Заря, Ибраһимов, Габишев, Королев, Космонавтлар, Кремль, Лукницкий, Каюм Насыйри, Пионер, Попов, Фрунзе, Халтурин, Черноморск, Чехов, Клара Цеткин, шулай ук Ирек мәйданыннан.