В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны чистарту эшенә 689 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән
Денис Гордийко фотосы
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына 6,2 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Юлларны җыештыру эшенә 689 берәмлек махсус техника һәм 571 эшче җәлеп ителгән.
Шулай ук бер тәүлек эчендә бозлавыкка каршы 1042 тонна материал, шул исәптән 440 тонна реагент һәм 601 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген көндез шәһәр урамнарында 368 берәмлек техника һәм 527 юл эшчесе эшләячәк.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 53,2 мең тонна кар чыгарылган, ә бозлавыкка каршы кулланылган материал күләме 13,6 мең тонна тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларның торышы турындагы кисәтүләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номеры аша җиткерә ала.