В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 20 ноябрьдә Казан урамнарында 326 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 175 берәмлек махсус техника эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Узган тәүлектә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 432 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 50 тонна реагент файдаланылган һәм урамнарны җыештыруда 321 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 301 берәмлек махсус техника эшләгән. Шул исәптән: 98 катнаш юл машинасы, 96 щеткалы трактор, 41 фронталь төягеч, 31 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 18 үзбушаткыч, 15 “Барсик” һ.б. махсус техника.
Эшләр шәһәрнең төрле районнарында башкарылган. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәннәр, кирәк булган очракларда себергәннәр һәм кар чистартканнар. Шулай итеп, тәүлек эчендә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 432 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 50 тонна реагент файдаланылган (сезон башыннан 234 тонна реагент һәм 1394 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган).
Эшләр бүген дә дәвам итә. Көндез Казан урамнарында 326 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 175 берәмлек махсус техника – 53 щеткалы трактор, 35 катнаш юл машинасы, 22 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 20 фронталь төягеч, 20 “Барсик” һ.б. эшләячәк.