Татарстанда коронавирус белән авыруның 31 очрагы ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 31 яңа очрагы расланды, барысы да контактлылар. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 3 кеше бар, 16 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 17 кеше - Казанда, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3 кеше - Биектау районында, 2 кеше - Нурлат районында, берәр кеше - Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Менделеевск, Сарман районнарында яши.
9-нчы августка Татарстанда 5872 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, 4743 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 5189 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 887 мең 536-га җиткән. 693 мең 422 кеше терелгән, 14 мең 931 кеше үлгән.