В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коронавирус белән авыручы 17 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Татарстанда тәүлегенә 28 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән китертелгән, калганнары контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 14-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 17 кеше Казанда, 4 кеше – Питрәч районында, берәр кеше – Яр Чаллыда, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан һәм Биектау районнарында яши.
9-нчы июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруының 21 мең 754 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 18 мең 792 кеше савыкты, шул исәптән 99 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 408 мең 560 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 7150), шулардан икенче доза вакцинаны 290 мең 123 кеше алган. Бер атна эчендә 37 мең 68 прививка ясалган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 10 мең 407 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 156 мең 250 кеше авырган, 4 млн 761 мең 899 кеше сәламәтләнгән, 124 мең 885 кеше үлгән.