В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә портал аша Казанның 52 судына һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә язылырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Бүгенгә портал аша Казанның 52 судына һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә язылырга мөмкин. Электрон чират архивтан документлар, башкарма кәгазьләр, суд актлары, законлы көченә керү турындагы тамгасы булган суд актларын бирү өчен, шулай ук эш материаллары белән танышу өчен эшли.
2020 ел ахырына кадәр җәмәгать хөкемдарларының 190 участогын, шулай ук Татарстан Республикасы Югары судын электрон чиратка тоташтыру планлаштырыла.
ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша суд белгеченә кабул итүгә язылу өчен сайтның старт битендә «Правосудие онлайн» бүлеген табарга һәм «Судка кабул итүгә язылу» тамгасын сайларга кирәк. Шуннан соң система кулланучыдан кирәкле судны һәм ул алырга теләгән хезмәтне күрсәтүен сораячак. Моннан тыш, һичшиксез, эш номерын кертергә кирәк.
ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кабул итүгә алдан ук, суд белгечләренең очрашуга әзерләнергә вакыты булсын өчен, якынча ике көн кала язылырга кирәк.