Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2022, 15:53

Җәй дәвамында Казан скверларында 100 эскәмия урнаштырылган

Ял итү урыннарын шәһәрнең 25 иҗтимагый мәйданында яңарттылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). Узган җәйдә Казан скверларында 150 чүп савыты һәм 100 эскәмия урнаштырылган. 25 иҗтимагый мәйданда ял итү урыннары яңартылды, шул исәптән Орджоникидзе исемендәге, «Дубовый кордон», Гагарин, Волгоград урамнарындагы, Ибраһимов проспектындагы скверлар һәм башкалар. Булган эскәмияләрне һәм савытларны традицион рәвештә буяганнар.

Шул ук вакыт эчендә белгечләр 50 берәмлек балалар һәм спорт җиһазлары урнаштырдылар. Алар «Эрмитаж» бакчасында, Суриков, «Филармония» скверларында, Зорге урамы буенча урнашкан Дан скверында, Яңа өйләнешүчеләр паркында, Кече Чуйково күле янында һәм башка мәйданчыкларда пәйда булдылар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.

Иҗтимагый киңлекләрне агымдагы карап тоту кысаларында «Тайкан» һәйкәле янында, Меңьеллык һәм Петров паркларында, Тукай, «Тәбриз» скверларында һәм Лукницкий урамында юллар өлешчә ремонтланган. Моннан тыш, эшчеләр 6 мең метр озынлыктагы коймаларны буядылар.

Быел белгечләр беренче тапкыр брусчатканы гербицидлар белән эшкәртте. Бу каплау чүп үләне белән басылмасын өчен эшләнгән.

Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты балансында барлыгы 120 дән артык иҗтимагый киңлек исәпләнә. Аларның кайберләре федераль проект белән үзгәртелә, икенчеләре агымдагы тоту кысаларында әкренләп яңартыла. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын озак вакыт сөендерә алсын өчен, халыкны парклар һәм скверларны сакларга өндиләр.

Барлык яңалыклар