Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2024, 13:41

Җәй буена Казаннан поездларда көньяк курортларга 55 меңгә якын пассажир киткән

ТР башкаласы аша Адлер, Новороссийск һәм Анапага поездлар уза

Узган җәйдә Казаннан Россиянең көньяк курортларына китә торган, ерак араларга йөрүче поездлардан 55 меңгә якын пассажир файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.

Барлыгы биш туры һәм 13 транзит поезд йөргән. Аларның дүртесе — Горький тимер юлы буенча илнең көньяк курортлары юнәлешендә хәрәкәт итүче ерак араларга йөрүче өстәмә сезонлы составлар.

Мәсәлән, Казан аша Ижевск – Адлер, Ижевск – Новороссийск, Ижевск – Анапа, Пермь – Новороссийск поездлары йөри, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте — «РЖД»ААҖ филиалы.

Юл йөрү документларын тимер юл вокзаллары кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә һәм «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Барлык яңалыклар