В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектта катнашу өчен гаризалар 30-нчы августка кадәр кабул ителә, 13-нче сентябрьгә кадәр иң яхшы эш өчен тавыш бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). «Чәчәк ата торган Казан» традицион конкурсында тәкъдим ителгән композицияләр өчен 3 меңгә якын шәһәрле тавыш бирде. Гаризалар кабул итү, шулай ук тавыш бирү дәвам итә.
Бүгенге көндә чараның оештыру комитетына катнашучылардан 256 гариза килгән, иң матур чәчәк композицияләре өчен 2949 шәһәрле үз тавышларын бирергә өлгергән.
Проект Татарстан башкаласында инде биш ел дәвамында үткәрелә. Оешмалар һәм шәһәр халкы конкурста катнашып, биналарның фасадларын, якын-тирә һәм ишегалды территорияләрен, өй түрендәге бакчаларны чәчәкләр белән бизи. Катнашу өчен гаризалар проект сайтында 30-нчы августка кадәр кабул ителә, биредә үк 13-нче сентябрьгә кадәр иң яхшы эш өчен тавыш бирергә мөмкин. Нәтиҗәләр 1-нче октябрьгә кадәр ясалачак.