Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2024, 16:51

Казанда узган Dota 2 буенча чемпионатны 7 миллионнан артык кытайлы күзәткән

Бүген «Киләчәк уеннары»ның беренче ярышлары 30 илдә күрсәтелде

Фото: vk.com/gamesofuture

Казанда «Киләчәк уеннары» фиджитал-турнирының беренче ярышлары башланды. Бүген Dota 2 компьютер уены буенча чемпионат узды, аны бер стриминг сервисында гына да 7 миллионнан артык кытайлы күзәткән. Чемпионатта Кытай спортчылары җиңү яулаган, әмма Dota 2 буенча баш сетап 21 нче февральдә узачак, дип хәбәр итте «Казан Экспо»да узган матбугат конференциясендә «Киләчәк уеннары» проектының җитәкчесе Игорь Столяров.

Бүген уеннарның трансляциясе 30 илдә күрсәтелә, ә барлыгы, социаль челтәрләрне һәм стриминг платформаларын да кертеп, 240 мәйданчык булачак. Спикер нульдән башлап онлайн-челтәр төзүдә кайбер кыенлыклар белән очрашуларын әйтте. Шуңа да карамастан трансляция бара, техник проблемалар юк.

«Без спорт, ярыш режимында эшли башладык. Сезне дә тәбрик итәм. Даими рәвештә котлаулар кабул итә торган Казан өчен мин бик шат. Элек «ни өчен нәкъ менә әлеге шәһәрне сайладыгыз?» дигән сорауга җитдирәк җавап бирә идек. Ә хәзер Казан – җир йөзендәге иң яхшы шәһәр, дибез, һәм бу, чыннан да, шулай», – диде Игорь Столяров.

Аның сүзләренә караганда, Казанда бер төн эчендә буткемп (укыту лагеры) төзелгән, ярышлар уздыру өчен өстәмә объектлар ачылган. «Без биредә бер төн эчендә берничә объект ачарга сәләтле профессиональ команда барлыгын беләбез, аларның һөнәри осталыкларында шикләнмибез», – диде Игорь Столяров, оештыручыларның эшен югары бәяләп.

«Безнең төп KPI, нәтиҗәлелек параметры – ул кадрдагы матур рәсем, миллиардлаган караулар, ә иң мөһиме – тамашачылар кызыксынып күзәтәчәк чаралар. Бу спорт продуктының яңа төре, моның шулай булуын исбатлаячакбыз», – дип өстәде спикер.

«Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Казан аэропортының тулы куәтенә эшләве турында да әйтеп узды – бүген 57 илдән кунаклар көтелә, 800 гә якын спортчы инде Казанда һәм ярышларга әзерләнә.

«107 илдән барлыгы 294 команда көтәбез. Элек бу күрсәткеч кечерәк иде, әмма яңа объектлар файдалануга тапшырылды һәм өстәмә гаризалар кабул ителде», – диде Игорь Столяров.

Исегезгә төшерәбез, фиджитал-турнир рәсми рәвештә 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Ул яңа дисциплиналар буенча, заманча технологияләрне кулланып, цифрлы мохиттә һәм физик активлык белән үтәчәк.

Камилә Вилданова

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Казан мэры «Киләчәк уеннары»н ачуга багышланган матбугат конференциясендә катнашты
Барлык яңалыклар