Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2024, 10:33

Казанда БРИКС Уеннарын 25 миллионнан артык тамашачы күзәтте

Ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр барды

Казанда БРИКС Уеннарын телевидениедән трансляцияләүне 25 миллионнан артык кеше карады. Бу хакта Россия президенты Владимир Путинның ил хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсендә РФ спорт министры Михаил Дегтярев сөйләде.

«Казанда Уеннар уңышлы узды, бу барлык катнашучылар тарафыннан да билгеләп үтелде. Оештыруның дәрәҗәсе югары, мавыктыргыч. Аудитория бик зур – телевидениедән генә дә 25 миллионнан артык кеше карады, социаль челтәрләрдә бу күрсәткеч – йөзләгән миллион», - дип хәбәр итте Михаил Дегтярев.

Министр шулай ук атлетларга түләүләр турында карар проекты турында сөйләде. Хәзер ул хөкүмәттә карауда. Владимир Путин документ кабул итү белән озакка сузмаска кушты.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар 82 илдән 5 меңнән артык спортчыны берләштерде. Турнир 27 спорт төре буенча узды: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү һәм башкалар.

БРИКС Уеннарына Казанда 16 спорт объекты әзерләгәннәр һәм 2 мең ирекле кешедән торган волонтерлык төркеме оештырганнар. Россиядән бер меңнән артык атлет катнашты, шуларның 29 ы – Казан спортчылары.

Барлык яңалыклар