В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» МУП 2023 елгы сезон эшләренә йомгак ясый
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). «Метроэлектротранс» МУП 2023 елда башкарылган сезонлы эшләргә нәтиҗә ясый. Җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре 314 рельс кисәкләрен алыштырган, 1699 шпал салган, 718 юл тягасы урнаштырган, 1187 электр тоташтыргычын эретеп ябыштырган.
Шулай ук бер ел эчендә гомуми озынлыгы 282 метр булган 26 рельс-шпал рәшәткәне алыштыру буенча төзелеш-монтаж эшләре үткәрелгән – Соцгородның кәкре өлешендә, елга порты һәм Даурия урамындагы борылыш элмәгендә. Ломжа урамындагы тукталышта гомуми озынлыгы 100 метр булган сигез рельс алыштырылган, дип хәбәр иттеләр предприятиедә.
«Метроэлектротранс» МУП карамагында барлыгы 132 километр шәһәр трамвай юллары һәм 6 километр трамвай депосы юлы бар. Хезмәтләр көн саен юлларны карап тоту буенча зур эш башкара: җәй көне масштаблы ремонт эшләре үткәрелә, ә кыш көне юлларны һәм рельс укларын кардан һәм боздан чистарталар.