Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2022, 15:05

Бер ел эчендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар бушлай спорт дәресләренә 8 меңгә якын тапкыр барган

Атна саен шәһәр мәйданчыкларында якынча 220 кеше шөгыльләнә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июль). Узган елның августыннан башлап шәһәрнең спорт объектларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган бушлай спорт дәресләрендә Казанда яшәүчеләр 8 меңгә якын тапкыр булган. Дәресләр түләүсез нигездә 13 учреждениедә үткәрелә, аларга якынча атнага 220 гә якын кеше йөри. Йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы, хоккей, өстәл теннисы кебек юнәлешләр иң популяр юнәлешләр булып тора.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм олылар спорт учреждениеләренә бушлай яки ташламалы нигездә «Спорт – бердәм киңлек» проекты кысаларында йөриләр, аны шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты тормышка ашыра. Проект старт алганнан бирле шәһәр халкы муниципаль спорт объектларында 17,8 меңнән артык кеше булды, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ата-аналары да инвалид булган балалар – 9,6 меңнән артык.

Проектка шулай ук республика спорт мәктәпләренең 8 объекты да кушылды, аларда ташламалы хезмәтләр күрсәтелә. Әйтик, «Баско» боз аренасында «Стрела» спорт мәктәбе базасында түләүсез нигездә следж-хоккей һәм менталь үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен махсус хоккей командасы шөгыльләнә, ә «Мотор» спорт мәктәбе базасында атнага ике тапкыр «Добрыня» футбол командасы күнегүләре өчен вакыт бирелә.

Моннан тыш, узган тренировка елында биш муниципаль спорт мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дәресләр оештырылды. Футбол буенча тренировкалар – «Савиново» спорт мәктәбендә, ирекле көрәш буенча – «Ак Барс» көрәш спорт мәктәбендә, бильярд буенча – «Спектр» спорт мәктәбендә, җиңел атлетика буенча «Атлетика» һәм «Тасма»да үткәрелә. Шулай ук «Тасма»да җәядән ату буенча дәресләр оештырыла, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Барлык яңалыклар