В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләр транспортларын күбрәк Мөштәри һәм С.Хәким урамнарында калдыра икән.
Фото: Денис Гордийко
Үзәктә урнашкан иң популяр муниципаль парковка – Мөштәри урамындагы машина кую урыны, ә тыныч районнарда – Сибгат Хәким урамы буенча Мусин, Меридиан, Әпсәләмов урамнары киселешендә.
Казанлылар порталда һәм «Казан паркингы», «Дәүләт парковкалары» мобиль кушымталарында күбрәк теркәлә башлаган. Автомобиль йөртүчеләр машина кую өчен күбрәк кушымталар һәм SMS-хәбәрләр җибәрү аша түлиләр икән.
Ел йомгаклары буенча иң кыска парковка сессиясе 15 минут (бәясе – 30 сум), иң озыны 132 сәгать (3960 сум) тәшкил иткән. Автомобиль йөртүчеләр Мөштәри, Һ.Такташ («Сувар Плаза» СҮ) һәм Чистай урамнарында урнашкан паркоматлардан күбрәк файдаланганнар.