В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың кредит оешмалары белән җайга салынган элемтәсе теркәү вакытын бер тәүлеккә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Татарстанда «24 сәгать эчендә электрон ипотека» федераль проектын тормышка ашыру барышында 24,5 мең кеше күчемсез милеккә хокук алган. Республиканың кредит оешмалары белән җайга салынган элемтә теркәү вакытын максималь кыскартырга мөмкинлек бирде.
Татарстанда электрон ипотека килешүләрен рәсмиләштерү программасы 2021 елның 1 нче сентябрендә старт алды. Ул күчемсез милеккә хокукны теркәү вакытын 5-7 эш көненнән алып бер тәүлеккә кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
Беренче электрон ипотека Казанда узган елның сентябрь башында рәсмиләштерелгән иде. Проектның популярлыгы ай саен арта бара – бүгенге көндә ипотеканы теркәү буенча килешүләрнең 70% тан артыгы электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Еш кына бер тәүлек эчендә фатир һәм торак йортларга хокук теркәлә, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте кредит оешмалары һәм төзүчеләр белән бары тик электрон элемтә аша эшләүгә күчәргә планлаштыра. Бу ведомствоны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясенә һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең цифрлы трансформация концепциясенә нигезләнгән. 2024 елда Идел буе федераль округы регионнары ведомствоның юридик затлар белән йөз процентлы электрон рәвештә хезмәттәшлеккә күчү буенча сынау проектында катнашачаклар.