Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2023, 14:11

Бер ел эчендә 1300 казанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча яңа белгечлек үзләштергән

Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында уза.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Узган ел 1300 казанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча яңа белгечлек үзләштергән яки өстәмә һөнәри белем алган. Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында уза.

Йомгаклау аттестациясеннән соң 1069 казанлы үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында теркәлде. Тагын 249 ы оешмаларда эшли башлады, дип хәбәр итә Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге.

Дәресләр 25 шәһәр уку үзәгендә узды. Заявка биргәндә катнашучыларга җитештерү, мәгълүмати-коммуникация технологияләре, мәгариф, төзелеш һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә 120 компетенцияне сайлап алырга мөмкин иде. Иң популяр юнәлешләр эшмәкәрлек, хезмәтне саклау, медицина һәм социаль кайгырту, эстетик косметология, электромонтаж һәм маркетплейслар белән эшләү менеджеры булган. Соңгы компетенция укыту программаларында 2022 елда барлыкка килде һәм шунда ук ихтыяҗ зур булган исемлеккә керде.

«Уку программаларында 75% тан ким булмаган вакыт практикага бирелә. Проектның төп өстенлекләренең берсе – аттестациядән соң эшкә урнашу яки уку тәмамланганнан соң мәшгульлекне саклап калу. Шул ук вакытта эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә өйрәнергә яки үзләренә эшләргә мөмкинлек бирүче һөнәр алырга теләүчеләр саны арта. Узган ел Казанда уку йомгаклары буенча үзмәшгульләр саны 2 мәртәбә артты», - диде Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры – Татарстан Республикасында «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты операторы Эмиль Гобәйдуллин.

Исегезгә төшерәбез, федераль проект республикада ике ел гамәлгә ашырыла. 2021 елда 2384 татарстанлы, 2022 елда тагын 3680 кеше бушлай белем алган.

Барлык яңалыклар