Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2026, 13:03

Ике атна эчендә Казан метрополитенында 16,2 чакрым тоннель юганнар

Хезмәткәрләр 3,2 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы эшләрне кулдан башкарган

Марат Мөгыйнов фотосы

Казан метрополитенында соңгы ике атнада 16,2 чакрымнан артык тоннель юылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Әйтик, «Төньяк вокзал» станциясеннән «Дубравный» станциясенә кадәрге участоктагы беренче төп юлда 12,4 чакрым ара махсус агрегат белән юылган. Моннан тыш, хезмәткәрләр «Авиатөзелеш», «Кремль» һәм «Габдулла Тукай мәйданы» станцияләрендә 3,2 мең квадрат метр тирәсе метро диварларын һәм рельслар арасындагы уемнарны кулдан юган. Тоннельнең беренче төп юлы буйлап «Сукно бистәсе» станциясеннән «Әмәт» станциясенә кадәрге тимер юл өлешендә 590 метр ара кулдан юылган.

Ике атна эчендә метрополитенда җиһазлар һәм җайланмалар төзекләндерелгән. Станцияләрдә 46 ишек тәртипкә китерелгән, «Әмәт» станциясендә 42 тактиль плитә һәм метрокүпердә 15 идән плитәсе алыштырылган.

Моннан тыш, электр транспорты депосы территориясендә 23 күчерү юлы, парк юллары кардан чистартылган, 55 метр рельс һәм 34 метр тоннель юлы көйләнгән.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.

Башкарыла торган эшләр санына карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Хәзер шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган 30 кече станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.

Барлык яңалыклар