Шул ук вакытта 20 бала баш мие җәрәхәтләре, умыртка баганасы, баш сөяге сынулар белән хастаханәгә салынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Ксения Швецова). Татарстанда һәм аның башкаласында самокатларда, электр самокатларында һәм велосипедта йөргәндә балалар белән булган бәхетсезлек очраклары саны арта. Бары тик май һәм июнь айларында гына республиканың балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә 200-дән артык бала мөрәҗәгать иткән, шуларның 20-се авыр һәм уртача авырлыктагы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире, табиб-нейрохирург Владимир Иванов хәбәр итте.
Самокатларда һәм велосипедларда йөрү вакытында егылудан зыян күрүчеләрнең яше 5-тән 14 яшькә кадәр. Аларның кайберләрендә табиблар инвалидизация белән тәмамланырга мөмкин булган җитди травмалар терки, дип билгеләп үтте В.Иванов. «Бу – баш мие җәрәхәтләре, умыртка баганасы һзәм баш суяге сынулар. Бу җәрәхәтләрнең барысы да бик җитди нәтиҗәләргә китерә. Посттравматик күренешләр алдагы тормышта да чагылырга мөмкин, – диде ул. – Эчке органнар еш зыян күрә, ә бу инде инвалид калу куркынычы».
Авыр җәрәхәтләрдән һәм велосипедлардан һәм самокатлардан егылып төшүдән саклану чараларын кулланганда качарга мөмкин, дип искә төшерә табиблар. «Ким дигәндә шлемнарны велосипед яки самокат сатып алганда ук сатып алырга кирәк», – дип ассызыклый В.Иванов.
Шулай ук яз һәм җәй айларында агачлардан һәм тәрәзәләрдән егылу белән бәйле очраклар саны арту күзәтелә, дип билгеләп үтә Республика балалар клиник хастаханәсенең амбулатор травматология , ортопедия үзәге мөдире, табиб-травматолог, ортопед Ленар Дзюменко. «Гомумән алганда, төрле җәрәхәтләр белән безгә мөрәҗәгать итүче барлык балаларның 10 проценты хастаханәгә озатыла, – дип өстәде ул. – Тәрәзәләрдәге москит челтәре баланы егылудан сакламаячак. Һәм әти-әниләргә балаларны күзәтүсез калдыру куркыныч икәнен истә тотарга кирәк «.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәр Мэры кушуы буенча электр самокатлары прокаты буенча хезмәтләр күрсәтүче компанияләр эшчәнлеген көйләүче кагыйдәләр эшләнде һәм кабул ителде. Шул исәптән 16 яшькә кадәрге балаларга һәм исерек хәлдә булган затларга шәхси мобильлек чараларыннан файдалану тыела. Ә самокатларда хәрәкәт иткәндә рөхсәт ителә торган максималь тизлек 25 км/сәг тәшкил итә. Моннан тыш, 60 зонада 10-15 км/сәгатькә кадәр чикләү билгеләнгән.