Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2023, 11:46

Ике ай эчендә Казанда парковка рөхсәте реестры 14 электромобильгә тулыланды

Бу төр транспорт хуҗалары шәһәрнең муниципаль түләүле парковкаларыннан бушлай файдалана ала.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март). Казанда ике ай эчендә парковка рөхсәте реестрына 14 электромобиль кертелде. Мондый транспорт чаралары хуҗалары шәһәрнең урам-юл челтәрендә урнашкан муниципаль түләүле парковкалардан бушлай файдалана ала.

Реестрга кертү өчен, электромобиль хуҗасы шәхсән яки почта аша Казанның Транспорт комитетына, КФҮгә мөрәҗәгать итә, шулай ук документларны электрон формада дәүләт хезмәтләре порталына җибәрә ала. Теркәлгәндә автомобиль хуҗаларына гариза бирүченең паспортын яки мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен раслаучы документ, транспорт чарасын теркәү турында таныклык һәм транспорт чарасы паспортын күрсәтергә кирәк.

Электромобильне парковка рөхсәте реестрына кертү буенча муниципаль хезмәт турында тулы мәгълүмат белән KZN.RU сайтында (Башкарма комитет – Транспорт комитеты – Хехмәтләр вкладкаларына кереп) танышырга мөмкин.

Гаризаны сылтама буенча күчереп алырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

Бүген шәһәрдә барлыгы 266 электр машинасы теркәлгән, шуларның 124 е узган ел реестрга кертелгән. Исегезгә төшерәбез, аларның хуҗалары инвалидлар өчен билгеләнгән урыннардан тыш, теләсә кайсы муниципаль парковкада тукталырга хокуклы. Гибрид транспорт чараларына муниципаль парковкалардан бушлай файдалану хокукы кагылмый.

Барлык яңалыклар