В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу 2022 ел күрсәткечләреннән 21% ка күбрәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Гыйнвар һәм февраль айларында Казан метрополитены 4 млн 609 меңнән артык пассажир йөрткән – бу 2022 елгы күрсәткечләрдән 21% ка күбрәк (3 млн 803 меңнән артык кеше файдаланган).
Метроның популярлыгы арта – җир асты җәмәгать транспорты казанлыларны һәм шәһәр кунакларын тиз, куркынычсыз һәм уңайлылык белән йөртә, ә беренче пассажирларны иртәнге 5 тә үк кабул итә, дип искәртә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Казанда 15 составка 11 станция белән бер метрополитен линиясе эшли. Быел «Кремль» метро станциясендә 2005 елдан бирле эшләмәгән ике эскалатор эшли башлаячак. Шулай ук 5 күчмә составта тузган тәгәрмәч парларын алыштыру планлаштырыла – алар инде 17 ел кулланылган.