В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна саен мохтаҗлар уртача 80 порция төшке аш ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Ксения Швецова). «Игелекле фудтрак» хәйрия проектына 10 көннән ике ел тула. Бу вакыт эчендә волонтерлар 20 меңнән артык порция кайнар ризык тараттылар, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Старт вакытында әлеге проект мохтаҗларга ярдәм итәргә теләгән җиде оешманы берләштерде. Бүгенге көндә проектның инде 17 партнеры бар, шуның нәтиҗәсендә «Игелекле фудтрак» атнаның алты көнендә тулы кыйммәтле 80 порция кайнар төшке аш тарата, дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
«Әгәр башта фудтрак тимер юл вокзалы янындагы скверда гына эшләсә, хәзер ул яңа локацияләрдә – Дубравная урамындагы Ветераннар Йорты янында һәм быелдан башлап – Киров районындагы Петров паркы янында эшли», – дип искәртте Р.Гафаров. Узган елдан мохтаҗлар кайнар аш белән генә чикләнмичә, түләүсез медицина һәм хокук ярдәме дә ала алалар, дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Проектка ярдәм итү һәм аңа волонтерлар сыйфатында кушылу өчен заявка тутырырга яки «Игелекле фудтрак» локацияләренең берсенә килергә кирәк.