В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныф, математика, инглиз теле һәм табигый фәннәр укытучылары җитми
Фото: Денис Гордийко
«Мәктәпләр төзүдән, балалар һәм педагоглар өчен кирәкле шартлар тудырудан тыш, безнең укытучыларга кытлык бар. Казанда укучылар саны арта, ә педвузларны тәмамлаучылар һәм укытучыларның саны андый темплар белән үсми. Казанга 130 чит шәһәр укытучысы килде, без аларны сәламлибез. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, рекрутинг үткәрергә, яшьләр арасында профориентация алып барырга кирәк. Киләсе ун елда мәсьәлә актуаль булачак», – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныф, математика, инглиз теле һәм табигый фәннәр укытучылары җитми. Кадрлар кытлыгын киметү өчен, идарә педагогика көллияте һәм КФУ белән хезмәттәшлек итә, мәсәлән, ел саен югары уку йортында уку йортларын тәмамлаучылар арасында максатчан юнәлеш буенча конкурс уздырыла.
«Хәзер 195 студент шундый программа буенча югары белем ала. Ул мәҗбүри эшкә урнашуны һәм белем бирү тәмамланганнан соң кимендә биш ел дәвамында әзерлек юнәлеше буенча эшне күздә тота», – дип аңлатты Ирек Ризванов. Студентлар киләчәктә үзләре эшләячәк мәктәп белән беренче курстан ук хезмәттәшлек итә.
Быел югары уку йортында максатчан юнәлеш буенча 31 кешегә югары белем бирү турында диплом тапшырылды. Сентябрьдә алар Казан мәктәпләрендә эшкә керешәчәкләр. Соңгы биш елда ТР башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 1,8 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнашкан.