Ике ел эчендә югары уку йортларын тәмамлаган алты кеше Көндәш сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекциядә эш алды
2024 елдан югары уку йортларын тәмамлаган алты кеше Көндәш сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекциядә эшли башлады. Яшьләр арасында сатып алулар буенча белгеч һөнәренең абруен күтәрү һәм таныту өчен идарә тармагы даими рәвештә тәҗрибә алмашу буенча очрашулар үткәрә һәм университет эскәмиясеннән яшь белгечләрне эшкә ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Көндәш сәясәт һәм сатып алулар буенча дирекция директоры Равил Мөдәрисов хәбәр итте.

Дәүләт секторында яшь белгечләрнең карьерасы башлану – дәүләт сатып алулары системасының тотрыклылыгы һәм үсеше нигезе. Нәкъ менә шуңа күрә дирекция белгечләре яңа кадрлар җәлеп итүгә һәм хезмәткәрләрнең һөнәри тәҗрибәләрен үстерүгә аерым игътибар бирәләр. 2024 елдан башлап команда алты яшь белгеч, югары уку йортларын тәмамлаучылар белән тулыланды.

«Белгечләрнең тәҗрибәлелеге һәм югары квалификациясе Россиянең башка төбәкләрендәге коллегалары тарафыннан да таныла. Мәсәлән, тәҗрибә уртаклашу максатларында Саха Республикасы делегациясе белән сатып алу эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар уздырылды», – дип билгеләде докладчы.

Эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен дирекция быел республика маркетинг үзәге һәм «Биржа мәйданчыгы» платформасы аша сатып алулар күләмен арттырырга планлаштыра.

Моннан тыш, компьютер һәм исәптән чыгарылырга тиешле башка техниканы түләүсез утильләштерү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Карар елына 500 мең сум чамасы саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

2026-02-02T11:48:21+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.