Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2022, 12:40

Ике ел эчендә Казанның меңнән артык яшь гаиләсе социаль ипотека программасында катнашты

Программа гамәлдә булган 17 ел эчендә Татарстан башкаласында 30 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). Социаль ипотека программасы гамәлдә булган 17 ел эчендә 30 меңнән артык Казан гаиләсе торак шартларын яхшыртты, шул исәптән соңгы ике елда аннан меңнән артык яшь гаилә файдаланды. Яшь гаиләләргә торак сатып алуда ярдәм итү чаралары һәм алардан файдалана ала торган программалар турында Башкарма комитеттагы бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.

«Яшьләр өчен торак – төп проблемаларның берсе. Бүген базар бәясе югары кала, әмма яшь гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы – үз торакларын алу өчен реаль мөмкинлек. Шуның аркасында күп кенә Казан гаиләләре фатирлар сатып алды, алар гаилә тормышын башлау өчен яхшы фундамент булды», – дип ышана Казан Мэры Илсур Метшин.

Татарстанда социаль ипотека программасы 2005 елда старт алды. Узган елның җәендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соципотека буенча фатирлар бирү тәртибе үзгәрде, ир белән хатынның берсенең яше 35 тән артмаган гаиләләргә программа буенча фатир алу мөмкинлеге барлыкка килде. Р.Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, ике ел эчендә программада Татарстан башкаласының 1082 яшь гаиләсе катнашкан.

Программада катнашу өчен мөрәҗәгать итүче гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан ким булырга тиеш. Шулай ук яшь гаиләнең Казанда даими пропискасы булырга, гаилә әгъзаларының элек федераль һәм республика программалары буенча сатып алынган торак бәясен түләү буенча йөкләмәләре булмаска тиеш.

Яшь гаиләләрнең социаль ипотека программасында катнашу өчен документлары Казан районнары администрацияләрендә – гариза бирүчеләрне теркәү урыны буенча кабул ителә. Исәпкә куелганнан соң, яшь гаиләләр Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллегендә социаль ипотека килешүе төзи.

Шуннан соң гаилә фатир бәясенең кимендә 10% ы күләмендә беренчел кертем күчерә. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта 1 квадрат метр торак бәясе 56 мең сумнан аз гына артып китә. Шул ук вакытта ике бүлмәле фатир бәясе якынча 3 млн сум тәшкил итә», – дип хәбәр итте Р.Шәмсетдинов.

Ул ассызыклаганча, ике бала туган һәм ана капиталын кулланган очракта, фатир өчен түләү өчтән бер өлешкә кимиячәк һәм 28 елга кадәр өлешләп түләгән очракта 2 млн сумнан да артмаячак. «Бу яшь гаиләләр өчен яхшы ярдәм булып тора», – дип ассызыклады Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы.

Документлар тапшырганнан алып фатир ачкычын алганчыга кадәр уртача ике ай вакыт уза. «Күп очракта гаилә фатирга инде бер айдан соң ук күченә. Фатирларга финанс кертемнәр һәм ремонт өчен вакыт таләп итми, чөнки чиста отделка белән тапшырыла», – дип билгеләп үтте Ренат Шәмсетдинов.

Моннан тыш, яшь гаиләләр «Казанның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү» программасы ярдәмендә торак мәсьәләсен хәл итә алалар. «Программада катнашучылар торак бәясенең 30 яки 35% күләмендә түләүсез субсидия алалар. 2012 елдан башлап Татарстан башкаласының 345 гаиләсе торак сатып алуга социаль түләүләр алды», – дип хәбәр итте Р.Шәмсетдинов.

Казанның яшь гаиләләренә шулай ук «Шәһәрлеләргә торак» программасыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Әлеге программада катнашучыларга бирелә торган торакның бәясе социаль ипотекадан югарырак, әмма базар бәясеннән 20% ка түбәнрәк. «Быел Юдино микрорайонында әлеге программа кысаларында төзелгән күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды», – дип өстәде Р.Шәмсетдинов. Программаны гамәлгә ашыруның 14 елы эчендә барлыгы 993 гаилә катнашкан.

«Соңгы айларда ипотека алу мөмкинлеге үсте. 2018 елдан соң туган балалары булган яшь гаиләләр еллык 6% белән ипотека ала ала. Шулай ук ташламалы ипотека буенча ставканы 7% ка кадәр киметү турында карар кабул ителде. Бу чаралар безнең гаиләләр, шулай ук шәһәр һәм төбәк икътисады өчен мөһим булган социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк», – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.06.2022
Видеорепортаж
20.06.2022 12:56
2005 елдан башлап Казанның 30 меңнән артык гаиләсе торак программалары буенча фатир сатып алган
Барлык яңалыклар