В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Саклану чараларын автобус, трамвай, троллейбус һәм метро пассажирлары санга сукмый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 10-нчы һәм 11-нче мартта җәмәгать транспортында профилактик рейдлар вакытында битлек режимын бозган 810 пассажир ачыкланган. Тикшерүләр Казанның автобус, трамвай, троллейбус һәм метро станцияләрендә узды.
10-нчы мартта Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте һәм транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәте хезмәткәрләре 17 контроль ноктада 409 берәмлек җәмәгать транспортын тикшерделәр һәм битлексез 383 пассажирны ачыкладылар.
11-нче мартта 18 контроль ноктада 442 транспорт берәмлеге тикшерү узды, 427 хокук бозу теркәлгән. Кисәтүләрдән соң казанлылар битлекләрен кигән. Тикшерүләр дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының транспорт комитетында.