В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 8-нче апрельдә Казан җәмәгать транспортында COVID-19 таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәлешен тикшерү барышында 389 битлек режимын бозучы ачыкланды.
«Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесе белгечләре, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре һәм кондукторлар 16 контроль ноктада 480 берәмлек җәмәгать транспортын тикшерде.
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә даими рәвештә рейдлар уздырыла. Апрель башыннан шәхси саклану чараларыннан башка 2293 пассажир ачыкланган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.