Күп очракта ашыгыч ярдәм урта яшьләрдәге кешеләргә таләп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Екатерина Виславская). Эссе һава торышы аркасында, Казанның “ашыгыч ярдәм” хезмәтен чакырулар саны арткан. Кичә, 25 июньдә, 12 кешедә җылы һәм кояш сугу теркәлгән.
Казан антициклон үзәгенә якын тора, шуңа күрә шәһәрдә һава температурасы югары саклана – кичә көн уртасында ул 32,3 градус тәшкил итте. Бүген көндез, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, +31-33 градус көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм җил тизлегенең кыска вакытка 15-20 м/с кадәр артуы ихтимал.
Ике көн эчендә табиблар 100-150 шалтырату – эссе һавага зарланулар кабул иткәннәр. Кагыйдә буларак, табиблар ярдәме урта яшьләрдәге кешеләргә таләп ителгән, берәр тапкыр табиблар 13 яшьлек балага һәм 85 яшьлек ханымга ярдәм күрсәткәннәр, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Шул ук вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре физик активлыкны киметергә, чиста су эчәргә, хәмердән баш тартырга, туклану рационын үзгәртергә – җиңел кайнар булмаган ризык, җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга киңәш итәләр. Табиблар майлы, авыр ризыклардан тулысынча баш тартырга, татлы әйберләр ашамаска, ашлар, боткалар һәс салатлар ашарга киңәш итә. Көн уртасыннан 16.00 сәгатькә кадәр салкынча биналарда торырга киңәш ителә. Җиңел һәм табигый тукымалардан тегелгән киң киемнәр һәм баш киемнәре кияргә киңәш ителә. Дару кабучыларга табиб белән киңәшләшергә кирәк.