В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Казанда 22 нче майдан 5 нче июньгә кадәр рейдлар узачак
Фото: Денис Гордийко
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан 22 нче майдан 5 нче июньгә кадәр Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, «Игътибар – балалар!» профилактик акциясе узачак. Әлеге чара кысаларында шәһәр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаганнарны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләренең үтәлешен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвен тикшерәчәк, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәтендә.
Моннан тыш, балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр гамәлгә ашырылачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән балигъ булмаганнар турында мәгълүмат, алга таба профилактик эш алып бару өчен, мәгариф оешмаларына тапшырылачак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шулай ук ата-аналар җыелышлары үткәрәчәк, ә сәламәтләндерү лагерьларында тематик конкурслар һәм викториналар оештырачак.