В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиб, шәфкать туташы, инженер, механик, тәрбияче һәм башка һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Агымдагы елның гыйнварыннан августына кадәр Казан мәшгульлек хезмәте органнарына 81,2 мең кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Эш эзләүчеләр сыйфатында 41,9 мең кеше исәпкә алынган. Бу вакыт аралыгында 7,8 мең кеше, шул исәптән 5,9 мең эшсез граждан эшкә урнашкан.
Сентябрь башында булган мәгълүматларга караганда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 31866 кеше теркәлгән. Теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 4,95 процентын тәшкил итә. Шәһәр буенча эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы - 2,7 ай.
1-нче сентябрьгә эш бирүчеләрдән тәкъдим ителгән вакансияләр саны 18,5 мең берәмлек тәшкил итә. Эш урыннарының иң күп өлеше төзелеш (4,4 мең вакансия), дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлыкны тәэмин итү, социаль тәэмин итү (4,4 мең вакансия), транспортлау һәм саклау (1,7 мең вакансия), мәгариф (1,2 мең вакансия), эшкәртү производстволары (1,1 мең вакансия), сәүдә (1,1 мең вакансия), сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләргә (478 вакансия) туры килә.
Бүгенге көндә хезмәт базарында аеруча ихтыяҗ сорала торган һөнәр ияләре булып табиблар, шәфкать туташлары, инженерлар, механиклар, кече тәрбиячеләр, слесарь-сантехниклар, автомобиль һәм троллейбус йөртүчеләр, бетончылар, монтажчылар, ташчылар, штукатурлар, балта осталары, малярлар, пешекчеләр, тегүчеләр һәм башкалар тора, дип хәбәр итә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге.