Иң еш мөрәҗәгатьләр арасында - яшьтәшләре һәм ата-аналар белән мөнәсәбәт, БДИ, җавапсыз мәхәббәт, ялгызлык, тышкы кыяфәт белән проблемалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда балалар ышаныч телефонына (8-800-2000-122) 18,5 меңнән артык шалтырату килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 21,4 процентка күбрәк. Казаннан 3 мең 930 мөрәҗәгать килгән, бу 2019 елга караганда 19,7 процентка кимрәк.
Балалар һәм яшүсмерләрнең ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүләренең иң еш сәбәбе булып аңламаучанлык, дуслар булмау яки аларны эзләү, ата-аналар белән мөнәсәбәтләрдә конфликтлар, ызгышлар һәм проблемалар, ата-аналарның аерылышуы уңаеннан борчылулар, абыйлар һәм апалар арасындагы мөнәсәбәтләр тора. Алга таба уку проблемалары, БДИ өчен борчылулар, начар билгеләр, профориентация проблемалары һәм башкалар бара. Сорауларның яртысыннан артыгы балалардан һәм яшүсмерләрдән җавапсыз мәхәббәткә, ялгызлыкка, үз тышкы кыяфәтенә, буш вакытны оештыруга һәм башка мәсьәләләргә кагыла.
Ышаныч телефонына килгән шалтыратуларның 1%-тан азрагы (Казанда - 1,8% шалтырату), өйдә, мәктәптә яки урамда балаларга карата рәхимсез мөгамәлә турындагы мәгълүмат белән бәйле. Шулай ук балага карата сексуаль көч куллану һәм суицид тематикасына караган мәсьәләләр буенча да шалтыратулар булды. Балалар ышаныч телефонына килгән һәр сорауны социаль-психологик хезмәтләр системасы белгечләре эшкәртә, дип билгелиләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.