17-нче майдан 3-нче июньгә кадәр шәһәрдә «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара уза.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 4 ай эчендә Казанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 49 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 51 бала җәрәхәт алган. Шул уңайдан 17-нче майдан 3-нче июньгә кадәр шәһәрдә «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара уза.
Статистика буенча балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәй айларында була. Әйтик, узган елның июненнән августына кадәр 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 52 бала имгәнгән. Мәктәп каникулларында балаларга аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки бу чорда алар күбрәк вакытны урамда күзәтүсез үткәрә, дип билгелиләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Дәүләт автоинспекциясе республикада яшәүчеләрне юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналарга сабыйларның балалар өчен куркыныч булган урыннарда, шул исәптән юл янында күзәтүсез калмасыннар өчен, кайгыртырга киңәш итәләр. Моннан тыш, балаларга велосипед сатып алганда, аларга юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләргә кирәк.