Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2021, 15:50

4 ай эчендә 6 мең тамашачы «Казан гастрольләре» проекты спектакльләрен күрде

Якын арада театраль куелышлар Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында һәм «Мәскәү» мәдәният үзәгендә булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда иң кызыклы мәдәни проектларның берсе – «Казанские гастроли – Казан гастрольләре». Аның кысаларында 4 ай эчендә 40 спектакль уйналды, аларны 6 мең кеше һәм Казан кунаклары күрде.

«Әкият» курчак театрыннан балалар өчен спектакльләр аеруча популяр булды. Тамашачылар шулай ук Буа дәүләт драма театрының «Бәхеткә юл кайдан», К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Син бит минем бергенәм» драма спектакльләрен югары бәяләделәр. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Хуш, авылым...» куелышы тамашачыларның көчле эмоцияләрен уятты. Комедияләр арасында Казанның Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры тәкъдим иткән «Супер Кияу» спектакле популяр булды.

Татар телендә барлык спектакльләр дә диярлек рус теленә синхрон тәрҗемә белән барды.

Якын арада казанлыларга проектның башка спектакльләрен дә күрсәтәчәкләр. Әйтик, 3-нче июнь көнне «Юность» мәдәният йортында тамашачылар Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театрының «Гадәти булмаган читекләр» куелышын күрәчәк. 4-нче июнь көнне Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында һәм 7-нче июнь көнне «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Казан яшь тамашачылар театрының «По щучьему велению» спектакле узачак. Ә 8-нче июньдә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Мирный бистәсендәге мәдәният сараенда «Беренче мәхәббәт» спектаклен тәкъдим итә.

«Казанские гастроли – Казан гастрольләре» проекты кысаларындагы спектакльләрдән тыш иҗат коллективлары чыгышлары да уза. Шулай итеп, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысын матур тамаша белән сөендерде.

Сентябрьдә проект дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Мәдәният идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, « Казанские гастроли – Казан гастрольләре» мәдәни проекты февраль ахырында старт алды. 8 ай дәвамында әйдәп баручы театрлар коллективлары шәһәрнең 17 мәдәни үзәгенең һәрберсендә чыгыш ясаячак, барлыгы 170 спектакль күрсәтеләчәк. Сынау проекты республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган.

Барлык яңалыклар