Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.05.2019, 11:58

4 ай эчендә Казанда пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 39 юл-транспорт һәлакәте булган

Һәлакәтләрнең саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә кала - 2018 елда бу чорда 38 һәлакәт теркәлгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). Казанда юл-транспорт һәлакәтләре профилактикасы нәтиҗәсендә җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән кылынган юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә кала.

Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 39 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер һәлакәткә күбрәк. Шуларның 31-е - автобус йөртүчеләр гаебе белән, 8-е «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе транспортында килеп чыккан. Шул ук вакытта пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән пассажирларның егылулары 20-дән 14 очракка кадәр кимегән.

Җәмәгать транспортында аварияләрне киметү максатыннан Транспорт комитеты атна саен «Руль көне» кебек профилактик чаралар, транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын тикшерү буенча комиссия һәм башкалар уздыра. Пассажирлар ташу иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә мәсьәләләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә карала.

Моннан тыш, белгечләр шәһәр пассажир транспортының күчмә составында видеорегистраторларны куллануны контрольдә тота, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар үткәрә. 4 ай эчендә шәһәр пассажир транспорты предприятиеләренең машина йөртүчеләр составы белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча 38 лекция һәм әңгәмә үткәрелде.

Профилактик эш нәтиҗәсендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә машина йөртүчеләр гаебе белән зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре 27,3%-ка, 11-дән 8-гә, «ПАТП – 4» муниципаль унитар предприятиесендә - 62,5%-ка, 8-дән 3-кә кадәр кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләре 33,3%-ка, 9-дан 12-гә кадәр «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесендә арткан.

Хокук бозучыларга карата җәза чаралары күрелә. Әйтик, агымдагы елның 4 аенда 60 хокук бозу очрагы каралган, 16 машина йөртүче өстәмә стажировка үтәргә җибәрелгән, тагын икесен эштән алганнар, дип хәбәр иттеләр комитетта.

Барлык яңалыклар