В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу шәһәр медицина учреждениеләрендә медицина персоналы бригадасына йөкләнешне киметергә мөмкинлек биргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Дүрт көн эчендә Казан табиблары «Яндекс.Такси» компаниясе тарафыннан бүлеп бирелгән автомобильләрдә 3 меңнән артык күчмә эш башкарган. Бу шәһәр медицина учреждениеләрендә медицина персоналы бригадасына йөкләнешне киметергә мөмкинлек биргән. Шәһәр поликлиникалары табиблары сервистан бушлай файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, медицина персоналы өчен машиналар бүлеп бирү турында коронавировус инфекциясе таралуга каршы оештырылган штаб утырышында дүшәмбе көнне Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Башта 30 машина турында хәбәр ителде, хәзерге вакытта аларның саны 60-ка кадәр арткан. «Компания моны беренче атнада бушлай эшли. Хезмәттәшлек күрсәткәннән соң, киләсе атнадан бу Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бюджетыннан килешүләр буенча түләнәчәк», - дип сөйләде Илсур Метшин.
Моңа кадәр Казан Мэры инициативасы буенча шәһәр Башкарма комитеты медицина чакыруларына хезмәт күрсәтү өчен шәһәр поликлиникаларына 15 хезмәт автомобиле тапшырган иде. Бер атна эчендә алар 2 мең чакыруга барган. Соңрак хезмәт машиналары волонтерлык штабына өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак товарларны китерү өчен тапшырылган.