"Игелекле Казан" проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында проект директоры Марат Исмәгыйлев сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Бер ел эчендә "Игелекле Казан" проекты ярдәмендә dobro.mail.ru ресурсында 8 млн. сум җыелган, хәйрия ярминкәләрендә – 6 млн. сумнан артык. 2018 елда проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында "Игелекле Казан" КБАО директоры Марат Исмәгыйлев кичә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәргән хәйрия оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда сөйләде.
Бер ел эчендә "Игелекле Казан" проекты меңләгән мохтаҗга ярдәм күрсәтә алды. Әйтик, фудтрак эшчәнлеге вакытында мохтаҗларга ризык бирү өчен махсус авто 12 меңнән артык порция тараткан.
"2016 елдан башлап без елга ике тапкыр парклар һәм скверлар территориясендә шәһәрнең һәр районында шәһәр Игелек ярминкәләре үткәрәбез – бу уникаль проект, мондый формат Россиянең башка шәһәрләрендә юк" - дип билгеләп үтте М.Исмәгыйлев һәм ярминкәләрдә мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән 20 миллион сумнан артык акча җыелган инде, дип өстәде. "Бу мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының, мәктәп укытучыларының һәм директорларының, район администрацияләре хезмәткәрләренең, эшкуарларның һәм битараф булмаган барлык шәһәрлеләрнең казанышы", - диде спикер.
2019 елдан "Игелекле Казан" проекты Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә юридик консультацияләр оештырачак. Аларны КФУ юридик факультеты студентлары укытучылар патронажы астында үткәрәчәк.
Хәйриячеләр мохтаҗларны ташучы социаль такси мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә мондый хезмәтне оештыру тәҗрибәсенә "Изге эшләр көне", "Зәкят", "Ярдәм" хәйрия фондлары һәм "Забота" оешмасы ия. Социаль такси инициаторлары дәүләт тарафыннан чыгымнарны өлешчә булса да түләү мөмкинлеген өйрәнүләрен сорады.
Очрашуда шулай ук "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III ачык форумын үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. . . Хәйриячеләр чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта активистлар кайбер тәкъдимнәр кертте, алар арасында – онлайн-трансляция үткәрү, Казан кунаклары өчен игелекле инфраструктура маршрутын булдыру һ.б.
Рөстәм Гафаров тәкъдимнәрне хуплады һәм үзгәртеп корулар буенча эшне хәзер үк башларга кирәклеген билгеләп үтте.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.