Еш кына казанлылар автобуслардан файдаланган, алар 146,5 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). 2021 елда шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда 12,6%ка арткан – 206,6 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Әмма күрсәткечләр әле 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр торгызылмаган, ул вакытта җәмәгать транспортыннан 260,6 млн пассажир файдаланган.
2021 елда казанлылар еш кына автобуслардан файдаланган, алар 146,5 млн пассажирга хезмәт күрсәткән. Шәһәр электр транспортында 60 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән: трамвайлардан – 13,1 млн пассажир, троллейбуслардан – 19,3 млн пассажир, метрополитеннан – 27,8 млн пассажир файдаланган.
Шулай ук 2020 ел белән чагыштырганда ташламалы сәфәрләр саны 4,5%ка арткан, ләкин 2019 елга карата 27,2%ка кимегән. Казанда 445 меңнән артык граждан ташламалы транспорт карталары алган. Ай саен шундый 117 меңнән артык карта тулылана, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тулаем алганда, Казанның транспорт челтәре 56 автобус маршрутын үз эченә ала, аларда 730 берәмлек күчмә состав, 6 махсус (сезонлы) автобус маршруты (13 берәмлек), 10 троллейбус (136 троллейбус) һәм 5 трамвай маршруты (85 трамвай) кулланыла. Автобус маршрутларының озынлыгы 1,2 мең км, трамвай маршрутларының озынлыгы – 180,5 км, троллейбус маршрутларының озынлыгы– 257,6 км, метро линияләренең озынлыгы – 18,2 км.
Шәһәрдә күчмә состав даими яңартылып тора. Әйтик, 2021 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектының федераль проекты кысаларында 40 автобус сатып алынган.