Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2021, 12:21

2020 елда Казанның Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә якынча 322 мең мөрәҗәгать килгән

Үз вакытында ярдәм күрсәтелеп 285 кеше коткарылды, шуларның 51-е бала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алинә Бережная). 2020 елда Казанның Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә якынча 322 мең мөрәҗәгать кергән. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 779 күчмә чыгу башкарылды. Үз вакытында ярдәм итеп 285 кеше коткарылды, шуларның 51-е бала, 567 гражданга ярдәм күрсәтелгән. 2021 елда инде 15 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенең тәүлек әйләнәсе эше хәбәр итү һәм һәлакәтләр барлыкка килгәндә карарлар кабул итү вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә, шул исәптән төрле ведомство һәм оешмаларның көчләрен һәм чараларын үз вакытында җәлеп итәргә, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә, дип билгеләп үтте Фердинант Тимерханов.

Шәһәрнең төп коткаручысы сүзләренә караганда, Казанның Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте базасында чакыруларны эшкәртү үзәге һәм оператив чара күрү бердәм үзәге булдырылган. Алар гражданнарның теләсә нинди хәбәрләрен кабул итәргә һәм оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Бердәм оператив җавап бирү үзәге залын җиһазландыру эшләре бара. «Оператив зал булдыруга техник бирем эшләнде, смета килештерелде, тендерны игълан итү һәм Казанның Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте диспетчерлар составын укыту буенча эшләр башкарыла», – дип сөйләде Фердинант Тимерханов.

Узган ел Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтендә Казан объектларының инженерлык корылмаларын мониторинглау системасын яңарту үткәрелде. Хәзерге вакытта ТЭЦ-1, ТЭЦ-3 һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ җиһазларын яңадан программалаштыру һәм сынаулар үткәрүгә һәм файдалануга тапшыруга әзерлек бара. Моннан тыш, мондый мониторинг системасын «Диар» ҖЧҖ инженерлык корылмалары өчен урнаштырырга планлаштыралар. Бу тагын дүрт объектның инженерлык корылмаларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 1.02.2021
Видеорепортаж
01.02.2021 10:49
2020 елда Казанда янгыннар саны 13%-ка кимегән
Барлык яңалыклар