Кунак маршрутларында 2249 агач утыртылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алинә Бережная). 2020 елда Казанның Совет районында 80 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, 284 подъезд яңартылган, 227 йортта 1583 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, «Безнең ишегалды» программасы буенча 69 йорт территориясе ремонтланган. Бу хакта ел нәтиҗәләре буенча хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов җиткерде.
Районда социаль инфраструктура актив үсеш ала. Узган ел эчендә Нәҗип Җиһанов, 4 урамында1224 урынга исәпләнгән 187-нче номерлы күппрофильле лицей , 680 урынлык 3 балалар бакчасы («Мой ритм» торак комплексында 187 номерлы «Киләчәк», 182 номерлы «Веснушка», 178 номерлы «Дуслар» («Светлая долина»ТК ) төзелгән. «Арт-сити» торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә, объект яңа уку елы башында тапшырылачак. Моннан тыш, районда 1050 урынлык 6 балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
Совет районы башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел 80 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган, биш йортта 10 лифт алыштырылган, 227 йортта 1583 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, бу 166 җинаятьне ачуда ярдәм иткән.
Төзекләндерү турында сөйләгәндә, Роман Фәтхетдинов «Безнең ишегалды» программасы буенча 69 йорт яны территориясе ремонтланган. Барлыгы 192 очрашу үткәрелгән, анда теләге булган һәркем территорияне төзекләндерү буенча үз тәкъдимен кертә алган. 2021 елга тагын 42 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.
Совет районында юлларны ремонтлау дәвам иткән. 2020 елда 947 млн сумга барлыгы 23 объект ремонтланган. Төзекләндерелгән юлларның озынлыгы 27 км, мәйданы – 455 мең кв.м. Шулай ук бистәләрдә 50 млн сумлык 4 юл ремонтланган.
Яшелләндерү хисабына Совет районы да үзгәргән. 2020 елда кунак маршрутларында 2249 агач утыртылган. Яшел утыртмаларны Альберт Камалиев проспекты, Себер тракты, Әмәт магистрале, Җиңү проспекты кебек эре магистральләрдә күрергә була. Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең соңгы этабы да тәмамланган – территориядә 9330 агач һәм 2800 куак утыртылган.
Роман Фәтхетдинов шулай ук районда республика программасы буенча 2 спорт мәйданчыгы төзелүе турында сөйләде, тагын 6-сы – иганәчеләр хисабына.
Узган ел гамәлгә ашырылган эре проектлар арасында район башлыгы 232 урынлык Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусын, СәетГалиев исемендәге Мәдәният йортына капиталь ремонт һәм аның янындагы паркны ремонтлауны атады.