2020 елга республикада тәмәке тартучылар саны 33%-тан 25%-ка кадәр кимер, дип планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май, Ксения Швецова). Узган ел Татарстанда 512 кеше тәмәке тартудан баш тарту буенча медицина ярдәме кабинетларында дәвалану узган. Экспертлар бәяләвенчә, тулаем алганда дөньяда тәмәке тартучыларның проценты акрынлап кими. Бүген республикада халыкның 33%-ы тәмәке тарта, 2020 елга бу күрсәткечне 25%-ка кадәр киметү планлаштырыла, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының психиатр-наркологы Резедә Хаева.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тартудан 13 секунд саен 1 кеше үлә. Глобаль тәмәке эпидемиясе елына 6 млн кеше үлеменә китерә, шуларның 600 меңе – пассив тәмәке тартучылар. Эксперт мәгълүматларына караганда, Россиядә ел саен тәмәке тартудан 300 меңгә якын кеше үлә.
Беренче татып караудан якынча 85% кеше даими рәвештә тәмәке тартуны дәвам итә, дип билгеләп үтте Р.Хәева. Тәмәке тарту-үз-үзеңне тотуның катлаулы күп комплекслы формасы,ул никотинның - тәмәкенең төп өлеше - баш миенә, нейромедиаторларга йогынты ясавына һәм бәйлелек тудыруга китерә, - дип аңлатты ул. - Башта психик, аннары физик бәйлелек формалаша. Күзәнәкләрдә дофамин, адреналин дәрәҗәсе кимү сәбәпле, кешенең йокысызлык, ярсу, игътибарсызлык кичерүе белән характерлана торган кире кагу торышы барлыкка килә. Чираттагы тәмәке аны тынычландырыр кебек тоела, тик асылда, ул дофамин дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә абстиненцияләрне төшерә».
Тәмәке тарту эчке органнардагы үзгәрешләр һәм төрле авырулар китереп чыгарып кына калмый, шәхесне дә үзгәртә – бу начар гадәттән җәфа чигүче кеше эмоциональ яктан тотрыксызга әверелә, дип өстәде психиатр-нарколог.
Россиядә даими нигездә халык арасында тәмәке тартуның таралуын булдырмау буенча профилактик эш алып барыла. Бу эшне регламентлаштыра торган төп документ булып «гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирә тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында»гы Федераль закон тора. Катнашкан барлык ведомстволар эшчәнлеген координацияләүне ТР Хөкүмәт комиссиясе каршындагы исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке куллануны профилактикалау буенча эшче төркем гамәлгә ашыра.
2014 елдан Татарстанда Республика наркология диспансеры һәм аның филиаллары базасында тәмәке тартудан баш тарту буенча медицина ярдәме кабинетлары челтәре эшли. Кабул итүләрне түләүсез нигездә табиб-психиатрлар һәм наркологлар алып бара. 2018 ел эчендә кабинетларда 512 кеше дәваланды. Моннан тыш, наркодиспансер базасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өлкәсендә профилактика оештыруның инновацион методлары кулланыла торган «Гомуми эш» ресурс үзәге ачылды. Р.Хәева сүзләренә караганда, 2018 елда волонтерлар һәм үзәк хезмәткәрләре 225 чара уздырган, аларның тыңлаучылары 11 меңнән артык кеше булган.
«Яшь кешеләрнең кальян, электрон тәмәке яки никотинны электрон куллану чаралары белән мавыгуы зур борчу тудыра, - дип өстәде Р.Хәева. - Яшьләрдә аларның зыянсыз булуы һәм тәмәке белән чагыштырып булмавы турында фикер формалаша. Әмма медицина тикшеренүләре киресен сөйли. Без, гадәти тәмәкегә кагылган чикләүләр кебек үк, кальян һәм электрон тәмәкене тарату турында да Федераль законга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саныйбыз».
Тәмәке тарту югары сулыш юллары авырулары, авыз куышлыгы, тамак, бугаз, ашказаны һәм организмнан чыгару өчен кулланыла торган органнар - сидек куыгы, селәгәй бизләре авырулары китереп чыгара. Ул үпкә яман шешнең үсүен арттыруга турыдан-туры бәйле - үпкә яман шеше белән авыручы пациентларның 90%-ы тәмәке тарта яки элек тарткан, дип билгеләп үтте Республика клиник онкология диспансеры оториноларингология бүлегенең табиб-онкологы Артур Сәйфуллин.
«Тәмәке тартучы хатын-кызлар саны арту сәбәпле, аларда элек ир-атларга гына хас булган авырулар барлыкка килә, - дип өстәде А.Сәйфуллин. – Әле 50-60 ел элек кенә үпкә яман шеше сирәк булган һәм бары тик ир-атлар арасында гына очраган, мондый очракларны ят нәрсә кебек медицина учреждениеләрендә күрсәткәннәр. Ә хәзер, тәмәке сәнәгать җитештерүе аркасында, ул гадәти хәлгә әйләнде һәм хатын-кызлар арасында да барлыкка килде. Шуны ук бугаз яман шешләре турында да әйтергә була».
Онкологик авырулар үсеше куркынычының исбатланган факторы булып пассив тәмәке тарту тора - тәмәке тартучы янындагы кешеләр тәмәкедә булган зарарлы матдәләрнең 20-дән 30%-ка кадәр ала. Р.Сәйфуллин сүзләренә караганда, үпкә яман шеше вакытында пациентларның биш ел дәвамында яшәве 12-15% тәшкил итә.
Тәмәке төтененендә 4 меңнән артык төрле химик компонент бар, һәм аларның күбесе бронхларга токсинлы йогынты ясый, тәмәке тарту бронх-үпкә авыруларның һәм шушы авырулардан үлү очракларының төп сәбәбе булып тора. Өстәвенә, күпчелек очракта аларны төтеннең башка элементлары китереп чыгара, ә никотин аларны бик аз дәрәҗәдә тудыра, дип билгеләде 16-нчы шәһәр клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Эльвира Кудрявцева. «Әгәр кеше үз гомерендә 70 тәмәке тартса, аның бронхларында хроник ялкынсыну процессы формалаша инде, - дип аңлатты Э.Кудрявцева. – Бу төрле авыруларның килеп чыгу сәбәбе: баналь бронхиттан идиопатик үпкә фиброзы кебек җитди диагнозларга кадәр. Мондый пациентларның яшәү срогы, без ничек кенә тырышсак та, яхшы дигәндә 2,5-3 елдан гыйбарәт».
Үпкәләрнең хроник обструктив авыруы диагнозлы пациентларның 100% - тәмәке тартучылар яки элек тәмәке тарткан кешеләр, дип өстәде ул. Бу начар гадәт бөтен үпкә системасының үзгәрүенә китерә, органнарның барлык системаларына тәэсир итә, эмфиземалар, үпкәләрнең тыгызлануына китерә һәм сулыш кысылуына китерә. Сүз уңаеннан, Э.Кудрявцева билгеләп үткәнчә, бүген бу авыру яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы чирләреннән соң, үлүчеләр саны буенча өченче урынга чыга.
«Статистика нигезендә, тәмәке тартучы пациентларның проценты кими. Тартуны ташларга беркайчан да соң түгел, әмма кеше 20 елдан азрак вакыт тәмәке тартса, яхшырак, - диде ул. - Тәмәке тарту - куркыныч чирләрнең үсүенә китерә, бу сәбәпкә юл куймау мөмкин, шуңа күрә бу гадәт белән көрәшү якын киләчәктә үзен аклаячак».