В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күпчелек чит ил кешеләре шәһәргә эш һәм уку өчен килгәннәр
Фото: Денис Гордийко
Очрашу Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Айсылу Гатина рәислегендә узды. Чарада ТР Рәисе департаментының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Казан Башкарма комитетының Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров катнашты.
11 ай эчендә ТР башкаласына 171 илдән гражданнар килгән. Күбесе – Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Төркия һәм Кытай илләреннән. 51 мең чит ил кешесенең килү максаты эш булган, 29 мең кеше шәһәргә укырга килгән, тагын 27,5 мең кеше – шәхси сәбәпләр аркасында. Наталья Абросимова сөйләвенчә, 134 мең белдермә – миграция исәбенә беренчел куюга, тагын 52 меңгә якыны Россиядә булу вакытын озайтуга кагылган.
Спикер махсус хәрби операция уздыру төбәкләреннән килгән гражданнар белән эшләүгә аерым тукталды. Федераль конституцион законнар буенча барлыгы 278 кеше документлаштырылган, вакытлыча урнаштыру пунктларында дүрт Украина гражданы калган, алар вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алганнар. Казанга мөстәкыйль килгән гражданнар белән дә шундый ук эш алып барыла. Бүген Татарстан башкаласында миграция исәбендә 74 Украина гражданы тора», - дип хәбәр итте Наталья Амбросимова. Ул бу эш юнәлеше даими контрольдә тора, килүче кешеләрнең исемлекләре көн саен тикшерелә дип җиткерде.
«Метроэлектротранс» предприятиесендә 1,8 мең хезмәткәр эшли, шуларның 335 е – чит ил кешеләре. Бу хакта предприятие генераль директорының куркынычсызлык һәм кадрлар буенча урынбасары Дмитрий Белянин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, чит ил гражданнарының 28 се трамвайлар белән идарә итә, тагын 112 се – троллейбуслар, 135 е кондукторлар булып эшли, калганнары башка һөнәрләрдә хезмәт куя.
Юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертелгәч, чит ил кондукторларының өлеше 21,05% тан 17,5% ка кадәр кимегән. Шуңа бәйле рәвештә, башка илләрдән 30 белгеч трамвай йөртүчесе һәм троллейбус йөртүчесе һөнәрен үзләштерә.
«Метроэлектротранс»та эшләүче 300 дән артык чит ил кешесе предприятие тулай торагында яши. Аларның уңайлы торуы өчен ике ел эчендә ике бина капиталь ремонтланган. Аларда яңа газ плитәләре, ашханә гарнитуралары урнаштырылган, тәрәзәләр, ишекләр, раковиналар һәм душ бүлмәләре алыштырылган. «Тулай торакларда чит ил кешеләре генә түгел, Россиянең төрле республикалары һәм төбәкләре вәкилләре дә яши. Милләтара һәм конфессияара аралашу нәтиҗәсендә коллективта халыкларның мәдәни-милли кыйммәтләре һәм традицияләре саклана», – дип йомгаклады спикер.
Бүгенге көндә Казан федераль университетында 102 илдән 12,7 меңнән артык студент укый – бер ел эчендә аларның саны меңнән артыкка арткан. Бюджет формасына 1026 чит ил кешесе кабул ителгән, тагын 10,5 меңе түләүле нигездә укый.
Башка илләрдән килгән студентлар белән мәгълүмати-аңлату һәм мәдәни-мәгариф чаралары үткәрелә, алар өчен халыкара студентлар клублары ачылган. КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев сөйләгәнчә, университетның укытучылары һәм башка хезмәткәрләре даими нигездә миграция һәм академик ярдәм күрсәтәләр, чит ил кешеләренә таныш булмаган илдә һәм төбәктә яраклашырга ярдәм итәләр.
Студентлар фәнни-гамәли конференцияләргә, семинарларга һәм түгәрәк өстәлләргә, спорт һәм башка чараларга, аерым алганда, «Дөнья халыклары мозаикасы», «Нәүрүз» һ.б. чит ил студентлары фестиваленә йөри ала. Университет хезмәткәрләре шулай ук студентларга КФУга килгән чит ил делегацияләре белән очрашырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, чит ил студентлары да тулай тораклардагы көнкүреш хәлләрен хәл итү өчен тәрҗемә белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта аңлатмалар җиде телдә бирелә ала: инглиз, француз, кытай, корея, төрек, гарәп һәм испан телләрендә.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 12 мәктәптә һәм 20 балалар бакчасында балаларны укыту һәм тәрбияләү татар телендә алып барыла. «2023/2024 уку елында 246 сыйныф комплектланган, анда 6451 укучы татар телендә белем ала. Рус этномәдәни компоненты булган мәктәпләр челтәрен үстерүгә аерым игътибар бирелә – бу юнәлештәге 140 сыйныф 37 нче гимназиядә, 62 нче, 89 нчы, 119 нчы, 143 нче мәктәпләрдә ачылган. Аларда 4281 бала белем ала», – дип хәбәр итте район администрациясенең Мәдәният бүлеге башлыгы Рамил Фатыйхов.
Аның сүзләренә караганда, районнарда даими рәвештә 126 иҗат берләшмәсе һәм кызыксыну буенча клуб эшли, шуларның 25 е – татар телендә, 96 сы – рус телендә һәм бишесе – инглиз телендә. Бер ел эчендә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен кулланып 723 мәдәни-массакүләм чара үткәрелгән. Моннан тыш, икенче ел рәттән Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән районның мәгариф учреждениеләрендә «Сөйлә» һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектлары гамәлгә ашырыла. Аларда 12 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы катнаша.
Чарада шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директоры Олег Хисамов чыгыш ясады. Ул лингвистик тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлек, аерым алганда, татар телендәге язуларда һәм такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрү турында сөйләде. Мәсәлән, өч ел эчендә ярыш кысаларында рәсми визуаль мәгълүмат чараларында хаталар турында 11,3 меңгә якын гариза эшкәртелгән.
Ахырда Айсылу Гатина барысына да уртак эш өчен рәхмәт белдерде.
Фото: Марат Мөгыйнов