Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстан башкаласы кунакханәләрендә номерлар тулысынча диярлек броньланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Бүгенге көндә шәһәрнең кунакханә фонды 229 объектны үз эченә ала, шул исәптән тулай тораклар. Аларда 16 мең 883 урынга исәпләнгән 8100 номер җиһазландырылган. Сергей Иванов Казанда еш кына зур чаралар булмаганда да номерлар булмавына игътибар итте. «Без кунакханәләр йөкләнешенең иң югары чигендә диярлек. Киләчәктә туристлар агымы артса, яңа кунакханәләр булдырырга кирәк – аларның саны ел саен 7-8% ка артырга тиеш», – дип саный ул.
Шул ук вакытта, Дарья Санникова сөйләгәнчә, туристлар еш кына арендага алган фатирларда урнаша. Мондый объектларны системалаштырып булмый – күчемсез милек хуҗалары статистика бирми, шуңа күрә Казан кунакларының бер өлешен санап булмый. Шәһәрне үстерү комитеты директоры фикеренчә, бу Татарстан башкаласы имиджына тискәре йогынты ясый.