Социаль пакет яки акчалата компенсацияне 1 нче октябрьгә кадәр сайлап була.
Фото: Марат Мөгыйнов
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә акчалата түләүне сайлаган кешеләрнең өлеше 63,95% тәшкил итә, бу өлкәдә федераль күрсәткечләр 85% ка җитә. «Пациентлар 1011,64 сум күләмендә акчалата компенсация алу мөмкинлегенә ия. Ул, кызганычка каршы, дару тәэминәте һәм медицина ярдәме алу хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми, чөнки бу аз сумма», – дип билгеләде Ф.Яркәева.
Өстәвенә, социаль пакет урынына акчалата түләүне сайлаган пациентның билгеле бер мизгелдә чире кискенләшергә мөмкин. Бу очракта үз хисабына кыйммәтрәк препаратлар сатып алырга кирәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта, социаль пакетны сайлап, кеше төп авыру буенча гына түгел, профилактик максатларда да дарулар ала ала.
10 ел элек Татарстанда «яман шеш авыруы» диагнозы белән исәптә һәр 62 нче кеше тора иде. Бүген һәр 35 нче татарстанлы шушы чирдән дәвалана. Ставкаларның үсүенең бер сәбәбе – онкологик авыруларны диагностикалау өлкәсендә алгарыш. «Заманча диагностикалау ысуллары ярдәмендә без пациентка эффектив ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булганда беренче-икенче этаптагы яман шешне ачыклый алабыз. Һәм бүгенге көндә «яман шеш авыруы» диагнозы куелган пациентларның 62,5% тан артыгы аның белән биш елдан артык яши», – дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Татарстанда барлыгы 111,5 мең кешегә рак диагнозы куелган, шуларның 16,5 меңе узган ел ачыкланган, бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 15% ка күбрәк, дип ассызыклады Ф.Яркәева. «Авыруны уңышлы дәвалау һәм ремиссиягә ирешү пациентның амбулатория шартларында никадәр эффектив дарулар кабул итүенә бәйле. Препаратларсыз авыруларның күпчелек өлешен дәвалап булмый», – диде ул.
Спикер аңлатып узганча, дару ярдәме күрсәтү диабетиклар өчен дә мөһим. Ул әлеге диагноз куелган пациентлар саны Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да арта баруына игътибар итте. 10 ел саен 10 миллион кешедә диабет табыла. Ә 40 ел эчендә авырулар дүрт тапкыр артты, бүгенге көндә планетада яшәүче 500 млн кеше «шикәр диабеты» диагнозы белән яши. «Диабетикларга инсулин яки шикәр киметүче препаратлар гына түгел, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр диабетыннан өзлегүләрне һәм башкаларны дәвалау өчен кирәкле дарулар да кирәк», – диде Ф.Яркәева.
Психик авырулар белән интегүчеләр дә дару терапиясенә мохтаҗ. Быел Татарстанда мондый диагнозлар 21 меңгә якын кешегә куелган. Мондый пациентлар өчен бик нәтиҗәле, ләкин чыдам ремиссиягә ирешергә һәм җәмгыятьнең тулы әгъзалары булып калырга мөмкинлек бирүче кыйммәтле препаратлар бар.
Ф.Яркәева ташламалы программаларга даруханәләрдә аз санда булган препаратлар кертелгән, дип өстәде. Әйтик, бюджет сатып алуларында препаратларны арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге бар. Кайвакыт бу аерма шактый сизелерлек. «Пациентлар даруханәләрдә кайбер препаратларны сатып ала алмасалар да, программа буенча дарулар алу мөмкинлеге булачагын аңларга тиеш», – дип нәтиҗә ясады ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.