Идарәче компанияләр һәм хәйриячеләр көче белән ТР башкаласында 510 ветеранның фатирына ремонт ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 10 ел эчендә Казанда 1 мең 134 ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак сатып алуга якынча 1,3 млрд субсидия акчачы бүлеп бирелгән. Үз тораклары булган ветераннарга ремонт үткәрүдә даими рәвештә ярдәм күрсәтелә.
Бүгенгә Казанда «Ветераннар турында»гы Федераль закон нигезендә 1267 кеше исәпкә алынды: Бөек Ватан сугышында катнашкан 468 кеше, блокададагы Ленинградта яшәгән 23 кеше, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның 776 гаиләсе, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
10 ел эчендә ветераннарга 1 млрд 286 млн 555 мең 687,2 сум күләмендә субсидияләр бирелгән. Бу акчаларга социаль ипотека программасы буенча ветераннар 586 фатир сатып алган, «Шәһәр халкына торак» программасы буенча 431 фатир алынга, 4 фатирны ветераннар ГИСУ программасы буенча, 113 фатирны ирекле торак базарында сатып алган.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Дубравная урамы, 35 адресы буенча ветераннар өчен махсуслаштырылган бер бүлмәле фатирлар бирелә. 2010 елдан бирле бу йорттан 137 кеше фатир алган. Шул исәптән 27 ветеран алга таба торак сатып алуга субсидия алган һәм үз фатирларына күчкән.
Торак бирелүгә мохтаҗ булмаган ветераннар да игътибарсыз калмый. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ел саен Казанда аларның фатирларын ремонтлау кирәклегенә тикшерү үткәрелә. 10 ел эчендә идарәче компанияләр, подрядчы оешмалар, хәйриячеләр көче белән 16 млн сумлык бәягә 510 фатир ремонтланган.