В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Муниципаль балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар саны 37% ка арткан.
Фото: Денис Гордийко
И.Ризванов билгеләп үткәнчә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә предмет белеменнән мәгълүмат системасына күчү планлаштырыла. «Шуңа бәйле рәвештә балалар бакчалары мөдирләренең һәм педагогларының һөнәри осталыгын арттыру мөһим юнәлеш булып тора. Узган уку елында укыту семинарлары циклы узды, быел без әлеге эшне дәвам итәбез һәм 14 нче декабрьдә федераль спикерлар катнашында очрашу узачак», – дип хәбәр итте ул.
«Балалар бакчасы тормышының инновацион формасын булдыру актуаль булып кала, анда төп компонент – белем бирү мохите, ә төп фигура – тәрбияче, – дип искәртте И.Ризванов. – Бүген безнең 200 дән артык учреждение республика һәм федераль дәрәҗәдәге эксперименталь мәйданчыклар булып тора».
Мәгариф идарәсе башлыгы ассызыклаганча, балалар бакчаларына яңа буын балалары йөри, алар заманча технологияләр белән үзара бәйләнештә тора. Мәсәлән, бүген мәктәпкәчә учреждениеләрдәге балалар анимацияле персонажлар иҗат итә, аларны тавышландыра һәм иҗат ителгән әсәрнең төп геройлары була ала. «Бу педагогларга мөһим темаларны мавыктыргыч формада аңлату өчен көчле ресурс бирә», – дип билгеләп үтте спикер.
ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, 3-7 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең 100% мөмкинлеген тәэмин итү бурычы үтәлгән. Өстәвенә, барлык ата-аналар да тәкъдим ителгән урыннан файдаланмаганнар һәм үзләре теләгән балалар бакчасында урын көтәләр.
Министр сүзләренчә, балаларны ясле төркемнәренә урнаштыру элеккечә кискен мәсьәлә булып тора. «Кызганычка каршы, 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге проблемалы зона булып кала. Без әлеге бурыч өстендә эшлибез һәм балалар бакчаларында ел саен күбрәк урыннар тәкъдим итәбез», – диде үз чиратында И.Ризванов. Әйтик, 2019 елда мәктәпкәчә белем бирү 3 яшькә кадәрге 3,8 меңнән артык сабыйны колачлаган, ә бүген – 2,5 тапкырга күбрәк. Әлеге яшь категориясе өчен бакчалар 63% дип бәяләнә.
И.Һадиуллин республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү һәм ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларында катнашуын дәвам итүен әйтте. Аерым алганда, хәзер Казанның Яңа Савин районындагы 59 нчы кварталда балалар бакчасы төзелә.
Казанда барлыгы 313 муниципаль балалар бакчасы эшли, аларга 76 меңнән артык сабый йөри.