В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары елгалардагы суның өске өлештә генә җылынуын кисәтте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-май, Екатерина Виславская). Май аенда җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда ике татарстанлы һәлак булды, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Ул республика халкын сулыкларга ашыкмаска һәм бигрәк тә балаларга игътибарлы булырга чакырды.
«Күп кешеләр ни өчендер һава температурасы һәм су температурасы – бер үк төрле әйберләр дип уйлый. Юк, бу алай түгел. Хәзер сулыкларда уртача тәүлеклек су температурасы якынча 16-17 градус җылы тәшкил итә. Әлбәттә, мондый суда коену ярамый, бу кешеләрнең үлеменә китерергә мөмкин – көзән җыерудан да, гомуми туңудан да», – диде ул.
Республикада шундый ике очрак булды инде – 11-14-нче май көннәрендә җиһазланмаган урыннарда коену нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды: 13-нче майда – Кукмара районында, 16-майда – Мөслим районында. Өч кеше коткарылды: 11-нче майда – икесе Казанда, шул исәптән яшүсмер, 14-нче майда – Лаеш районында бер кеше. Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 8 кеше үлгән, шул исәптән бер бала, һәм җиде бала коткарылган.
«Хәзер коенмау хәерлерәк: суның температурасы әле шактый түбән һәм ул бары тик ярты метрга кадәр тирәнлектә генә җылына, ә аннан астарак – 10 градус һәм түбән. Су бик акрын җылына, бик тиз суына. Мондый шартларда су коена, бигрәк тә чума спорт, моржлык белән шөгыльләнүче махсус әзерлекле кешеләр генә ала. Башкалар өчен бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – дип кисәтте Ю.Венедиктов.
Су температурасы буенча су коенырга мөмкин нормативлар юк, барысы да конкрет кешенең сәламәтлеге торышына бәйле. Өлкәннәр өчен ул ким дигәндә 18 градуска кадәр җылынырга, бала өчен 22-23 градуска кадәр җылынырга тиеш. Һәрхәлдә, хәтта су температурасы 24 градус һәм аннан югарырак булганда да туңарга мөмкин. Ул сиздермичә генә сәгать дәвамында килә, моны исәпкә алырга кирәк.
«Җиһазландырылмаган урыннарда коену су объектларында кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора, – дип кисәтә Ю.Венедиктов. –Сулыклар янында ял итәргә җыенасыз икән, һәрвакыт коткару постлары булган, коткаручылар һәм медицина персоналы булган пляжларны сайларга кирәк».
Пляжлар Татарстанда 1-нче июньнән ачылачак. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хисабында барлыгы 37 пляж бар, шуларның 18-е –шәһәрнекеләр. Хәзер аларны әзерләү һәм техник яктан тикшерү алып барыла. Җиһазланмаган урыннарда су коенган өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.10 маддәсе нигезендә 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. 2016 елдан башлап республика программалары кысаларында су объектлары янында халык күпләп ял итә торган урыннарда коткару постлары булган пляжлар санын арттыру буенча эш алып барыла.
Моннан тыш, 1-нче гыйнвардан Россиядә пляжлардан файдалануның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
Су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрне үтәргә;
пляж милкен һәм җиһазларын бозуга юл куймаска;
Гадәттән тыш оператив хезмәтләргә, коткаручыларга пляжда булган хәлләр һәм су объектларында гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүмат бирергә.
пляж җиһазларын һәм коткару чараларын билгеләнү буенча кулланмау;
су коену тыелган дигәнне аңлаткан кызыл (кара) флаг булганда, пляжда су коену;
коену зонасының чикләрен билгеләүче буйкаларны чыгып йөзү;
йөзү өчен билгеләнмәгән предметларда (шул исәптән такталарда, бүрәнәләрдә, ятмаларда) йөзәргә;
буйкаларны өзәргә яисә батырырга, коену зонасының чикләрен билгеләүче киртәләрнең урынын үзгәртергә, бу максатлар өчен җайлаштырылмаган корылмалардан суга сикерергә;
начар күречүләрне йөртүче этләрдән кала, үзләре белән хайваннарны пляжга алып килү;
бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда спорт уеннары уйнау, шулай ук су өстенә су коенучыларны ату, чумдыру һәм басып алу белән бәйле гамәлләрне башкару;
тревоганың ялган сигналларын бирү;
балаларның йөзү күнекмәләре булу-булмауга карамастан, караучысыз калдыру.
Татарстан сулыклар мәйданы буенча Идел буе федераль округының 3 топ регионына керә, шуңа күрә елгаларның барлык ярларында пляжларны төзекләндерү мөмкин түгел. Теләсә кайсы очракта коену өчен төпнең тулы рельефлы комлы урыннарны сайларга кирәк, өстәвенә, башта суга өлкәннәр керергә тиеш һәм аннары гына балалар керергә тиеш, ә чыкканда киресенчә кире тәртиптә.
Соңыннан спикер билгеләп үткәнчә, ел саен су объектларында 6-10 бала һәлак була. Төп сәбәп – җиһазландырылмаган урыннарда коену, өлкәннәрдән башка су объектларында булу, шулай ук йөзү күнекмәләре булмау. Әйтик, узган ел 10 бала һәлак булган, ә бу ел башыннан бер – җиде яшьлек бала Алабуга районында суга төшкән. Барлык балалар да өлкәннәрсез булган һәм йөзү күнекмәләренә ия булмаган.