В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр шәһәрлеләргә торак мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 16-нчы октябрьдә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм ТР Кадастр палатасы юристлары гражданнарны бушлай кабул итәчәк. Алар казанлыларга торак мәсьәләләре – күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү, сату-алу килешүләре төзү, бүләк итү һәм башка мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.
Очрашу 16-нчы октябрьдә Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте базасында «Игелекле куллар» складында узачак. Белгечләр 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бушлай консультация алу өчен телефон аша кабул итүгә язылырга кирәк: (843) 236-65-61, дип хәбәр итәләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.